Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Дима Билан, Игорь Крутой, Лариса Долина һәм Сосо Павлиашвили Казанда «Игелекле дулкын» гала-концертында чыгыш ясаячак

Фестиваль финалына авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләрдән 99 бала үтте

ТР башкаласында «Игелекле дулкын» бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале финалы старт алды. Авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләрдән 99 бала 20 нче сентябрьгә кадәр мастер-классларда һәм танып белү чараларында катнашачак. Фестиваль гала-концерт белән тәмамланачак, анда проект җиңүчеләре белән бергә Дима Билан, Игорь Крутой, Лариса Долина, Сосо Павлиашвили һәм башкалар чыгыш ясаячак.

 

«Игелекле дулкын» фестивалендә катнашучыларга, бигрәк тә үзебезнең балаларыбызга – казанлыларга һәм татарстанлыларга уңышлар телибез. Республика башкаласыннан таралган игелек дулкыннары гала-концерт телетрансляциясе аша бөтен Россияне колачлар дип өметләнәбез», – дип аңлатма бирде эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров. 

Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләвенчә, быел фестивальдә катнашу өчен бөтен Россиядән 1,5 меңнән артык кеше гариза биргән, алар арасында ятим балалар, инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шулай ук Луганск һәм Донецк республикалары халкы булган. Катнашучылар өч юнәлештә осталык күрсәттеләр: вокал, инструментта уйнау һәм хореография (шул исәптән ишарәләр теле белән җырлау). 

Региональ сайлап алу турлары Казанда, Ярославльдә, Мәскәүдә, Краснодарда, Кемеровода, Екатеринбургта, Новосибирскида һәм Севастопольдә уңышлы узды. Жюри әгъзалары арасында һәр шәһәрдә артистлар, музыкантлар, хореографлар, җәмәгать эшлеклеләре булган. Барлык катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. 

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча финалга 99 бала чыккан, шул исәптән 13 казанлы. Алар барысы да ТР башкаласында 21 нче сентябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концертта чыгыш ясаячак, алар арасыннан җиңүчеләрне билгеләячәкләр. 

 

 

«Махсус рәвештә «Игелекле дулкын» фестивале өчен концерт программасы әзерләнгән: Россия йолдызларының фестивальдә катнашучылар белән уртак номерлары, якты вокаль партияләр, гадәти булмаган дуэтлар, төсле бию шоулары һәм креатив видеопроекцияләр фестивальдә катнашучыларны да, кунакларны да битараф калдырмаячак», – дип уртаклашты спикер. Чараны Анна Янкина һәм Вадим Такменев алып барачак. 

Концертка авыр язмышлы гаиләләрне, авыр тормыш хәленә эләккән балаларны, шулай ук «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы карамагындагыларны чакырачаклар. 

Исегезгә төшерәбез, «Игелекле дулкын» бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале 2017 елда Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой инициативасы белән оештырылды. Фестиваль Мәдәни инициативалар президент фонды, ТР Хөкүмәте һәм «Игелекле Казан» ярдәме белән үткәрелә. Оештыручылар булып шәһәр Мэриясе һәм Игорь Крутойның популяр музыка академиясе тора. 

 

Камилә Вилданова

KZN.RU

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев