Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Даун синдромлы кешеләр арасында йөзү буенча турнирда катнашучылар саны 1,5 тапкырга артты

Быел турнир халыкара дәрәҗәгә чыкты – ярышларга беренче тапкыр 5 чит илдән спортчылар килде.

Бүген Казанда Даун синдромы булган кешеләр арасында «Бергә җиңәрбез» бөтенроссия йөзү турниры старт алды. Татарстан башкаласына илнең 34 төбәгеннән, шулай ук биш чит илдән 150 катнашучы килде. «Ел саен ярышлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында популярлаша бара. Быел турнир халыкара дәрәҗәгә чыгарылды. Ярышларга беренче тапкыр Израиль, Италия, Казахстан, Үзбәкстан һәм Беларусия республикаларыннан спортчылар килде», – дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов.

 

 Иң яшь катнашучыга – 10 яшь

Йөзү буенча турнир Россиядә инде алтынчы тапкыр уздырыла, шул ук вакытта Татарстан башкаласы ярышларны дүртенче тапкыр рәттән кабул итә. Альберт Салихов сүзләренә караганда, чараны уңышлы уздыру тәҗрибәсе катнашучыларның санын 150 кешегә кадәр арттырырга мөмкинлек биргән – бу 2021 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга күбрәк.

Спортчылар бөтен илдән, шул исәптән Россиянең иң ерак почмакларыннан – Сахалин, Магадан, Мурманск өлкәсе, Красноярск крае һәм башка төбәкләрдән килгән. Турнирда Казанның тугыз йөзүчесе катнашачак. «Бу Даун синдромы булган кешеләрнең йөзү һәм гомумән спорт белән кызыксынуларын күрсәтә. 2018 елда турнирда Казаннан бер генә спортчы да катнашмады. Узган ел аларның саны 5 иде, ә быел ике тапкыр күбрәк диярлек», – дип ассызыклады «Бергә җиңәчәкбез» хәйрия фонды проекты директоры Елена Лалина.

Иң яшь катнашучы – Санкт-Петербургтан Степан Гончаренко, аңа нибары 10 яшь, ә иң зурысы – Түбән Новгород өлкәсеннән 39 яшьлек Степан Безруков.

Бүген кич Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында мөхтәрәм кунаклар һәм спортчылар катнашында турнирны ачу тантанасы узачак. Тамашачыларга театральләштерелгән тамаша, вокаль һәм бию номерларын үз эченә алган мәдәни программа тәкъдим ителәчәк.

Ярышлар 8-11 нче сентябрьдә «Акчарлак» йөзү бассейнында узачак. А.Салихов быел катнашучылар ярышачак дисциплиналар саны артуын ассызыклады. Узган ел белән чагыштырганда яңа дистанцияләр өстәлгән – 200 метр ирекле стиль һәм 200 метр комплекслы йөзү, шулай ук 4-25 метр комплекслы эстафета, анда Даун синдромлы 2 спортчы һәм Казан спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 2 спортчы катнашачак. Шәхси зачетта барлыгы 15 һәм команда зачетында 4 программа планлаштырылган.

Ярышлар көн саен 10:00 дән 13:00 гә кадәр барачак. Дүрт көн эчендә барлыгы 190 комплект медаль уйнатылачак.

Ярышларны уздыруда оештыручыларга 50 дән артык волонтер булыша, алар турнир дәвамында спортчыларны озатып йөриячәкләр.

«Казан хаклы рәвештә Россиянең адаптив спорт башкаласы дип атала ала»

Физик культура һәм спорт комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган, шул исәптән Даун синдромлылар өчен дә. Шәһәр һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән дәресләр шәһәрнең 13 спорт объектында үткәрелә. Аларга атна саен якынча 220 кеше килә.

«Россия Махсус Олимпиадасы» иҗтимагый оешмасының республика бүлеге рәисе Лиса Парфенова сөйләвенчә, йөзү Даун синдромлы кешеләр арасында популяр спорт төре булып тора. «Хәзер Идел буе дәүләт физик культура һәм спорт университеты базасында махсус адаптив спорт мәктәбе оештырылды, анда Даун синдромы булган 10 га якын кеше йөзү белән шөгыльләнә. Моннан тыш, төрле инклюзив программалар ярдәмендә тагын 15 кеше Казанның спорт объектларында йөзү белән шөгыльләнә», – дип сөйләде ул.

Декабрь азагында Казанда инвалидларның спорт декадасы узачак, ә 2023 елның гыйнвар урталарында Татарстан башкаласы Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарын кабул итәчәк. Ярышлар Россиядә махсус Олимпиадалар тарихында иң масштаблы һәм күпкырлы булачак. Казанга 2000 нән артык атлет киләчәк, дип хәбәр итте Альберт Салихов.

«Казан хаклы рәвештә Россиянең адаптив спорт башкаласы дип атала ала, – дип билгеләп үтте Елена Ланина. – Мондый турнирлар ярдәмендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр тулы тормыш белән яши ала».

Исегезгә төшерәбез, 7-11 нче сентябрьдә Казанда шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар һәм инвалидлар арасында футбол буенча бөтенроссия ярышлары да уза. «Корыч ихтыяр» турниры илнең 20 төбәгеннән 400 дән артык футболчыны берләштерде.

 

Дмитрий Никитин

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев