Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Данис Шакиров: Татарстаннан читтәге милләттәшләребезнең карашлары Казанга төбәлгән

Быел көз Дәүләт Советына сайлау узачак. Алдан тавыш бирүдә катнашучы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров үз фикерләре белән уртаклашты.

Үзеңнең сайлаучыларың алдында җаваплылыкны тоеп, милләт үсешенә бәйле, гомумән, милләтара мәсьәләләрне күтәрә алу мөмкинлеге бу.

Бүгенге көндә иҗтимагый оешмаларның милләтара татулыкны, конфессияара татулыкны саклауда рольләре әйтеп бетергесез зур. Конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе буларак әйтә алам: Татарстаннан читтәге милләттәшләребезнең карашлары Казанга төбәлгән.

Татарстанда милли мәсьәләләр буенча алып барылган эшчәнлек үрнәк булып тора. Милләттәшләребезне Татарстанга тартырга кирәк. Иҗтимагый оешмаларның роле турында әйтсәк, мәсьәләләрне югары яссылыкта күтәрергә тиешбез. Праймеризда катнашу, депутатлыкка тәкъдим ителүем белән югары даирәләрдә ул мәсьәләләрне күтәрә алачакмын.

Депутат булырга теләүче милләттәшебезнең уй-хыялларын «Интертат» сайты өчен Гөлнар Гарифуллина белеште.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев