Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Данис Шакиров: Татар брендларын булдыру – татар халкын дөньякүләм таныту дигән сүз

Кичә Тәтеш муниципаль районында I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең йомгаклау этабы узды.

Бөтендөнья татар конгрессы  I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесен оештырды. Әлеге бәйге сәламәтлек мәдәниятен үстерүгә һәм ныгытуга,  сәламәт яшәү рәвеше моделен эшләүгә, «Татар чәе» татар милли брендын үстерүгә юнәлдерелгән «Сәламәт милләт» фәнни-гамәли конференция кысаларында уздырыла.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакиров Данис Фәнис улы сәламләде.

– һәрбер эшнең тирән мәгънәсе бар. Безгә бүгенге көндә бик затлы, бик зәвыклы рәвештә үзебезнең татар брендларын таныту мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Бу – эзлекле рәвештә, даими алып барыла торган эш. Татар брендларын булдыру – ул татар халкын, татар милләтен дөньякүләм таныту дигән сүз, – диде ул.

Кунаклар өчен авыл мәдәният йорты фойесында чәй күргәзмәсе һәм «Май уны» йоласын күрсәтү оештырылды. Шулай ук «Сәламәт милләт» («Здоровая нация») проекты кысаларында биредә «Татар чәенең тарихы һәм мәдәнияте: милли гореф-гадәтләрне саклау һәм торгызу» темасына фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы узды.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев