Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Дания Заһидуллина: Камал театрының яңа бинасында Галиәсгар Камал музеен булдырырга кирәк

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Дания Заһидуллина Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Галиәсгар Камал музеен булдырырга тәкъдим итте.

«Без хәзер зур өмет белән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылышын көтәбез. Ул зур мөмкинлекләр белән эшләнә торган бина булачак. Шул бинада Галиәсгар Камалга багышланган музей, клуб кебек урын булып, Галиәсгар Камалның тормыш тарихын, аның нәселе, фотолары, открыткалары, рәсемнәре, иллюстрацияләре урын алса иде... Галиәсгар Камал бөек драматург һәм бөек шәхес буларак кайтса иде дигән фикерне әйтәсе килә», - диде ул чыгышында.

  • Искәртеп үтик, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «ХХ йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» түгәрәк өстәлен оештырды.

«Галиәсгар Камалның биографиясен өйрәнгән вакытта без һаман бер әйбергә игътибар итәбез, әйтерсең лә аны Аллаһы Тәгалә халыкка хезмәт итәр өчен саклап килгән. Әтисе Галиәкбәр агайның туган авылына кайтарып җибәргәннәр соң, Казанда кызамык чире тарала. Галиәсгарнең өч туганы: апалары һәм бер абыйсы вафат була. Шуннан соң Галиәсгар Камалны кире Казанга алып кайталар. Язмышында вакытсыз вафат булудан саклап калган изге көч бар кебек», - диде галимә.

Ул Галиәсгар Камалның халыкка хезмәтен күрсәтеп, халкыбызга театр, драматургия бүләк итеп һәм шушы өлкәдә гаять бай мирас калдырып, бакыйлыкка күчүен әйтте.

«Галимҗан Нигъмәтинең хатынының истәлекләре бар. Ул 1928-1929 елларда Галиәсгар Камалның татар мәдәни дөньясында зур роль уйнавы, татар зыялыларының аның янына киңәшләшергә килгәне, аның пилмән яратуы, Галиәсгар Камалны кунакка чакыруның зур дәрәҗә булуы турында сөйли. 1928 еллардан соң Галиәсгар Камал яңа мәдәният тудыра торган яшьләр өчен дә остаз булган. Ул, остаз буларак, татар театрын, дөньяга карашын, фәлсәфәсен үстерүдә зур роль уйнаган шәхес», - диде Дания Заһидуллина.

Аның әйтүенчә, Галиәсгар Камал 1920 елларда пьесалар язудан читләшә. «Гаиләне ашату өчен, скетчлар, шигырьләр язып, зур булмаган мәкаләләр язу белән шөгыльләнә. Бәлки, аның драматургиядән читләшүе яңа заманның вакыйгаларын, вазгыятен чыгарырга теләмәүдә яки чыгара алмауда, аны чыгаруны үзенең намус эше дип санамавында булгандыр», - дип фаразлады ул.

«Хәзер инде XXI гасырда әлеге шәхесләр турында яңадан, аларны бөтен тулылыгы белән комплекслы өйрәнү вакыты җиткәнлеген дә көйләргә кирәктер», - дип өстәде галимә.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев