Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Чыршы шәһәрчекләрен ачу һәм мастер-класслар: бүген Казанда кичәне кайда уздырырга

Беренче чарага шәһәрлеләрне 16:00 сәгатьтә Мир урамы буенча скверга чакыралар.

Татарстан башкаласында яңа ел чаралары сериясе дәвам итә. Бүген казанлыларны концертлары һәм тамашалары булган чыршы шәһәрчекләре ачылу, шулай ук инклюзив мастер-класслар көтә. Чараларга керү ирекле, мастер-классларда катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Салават Купере торак районнан казанлылар өчен парктагы чыршыда 19:30 да ут кабызылачак. Ачылыш «Бүләкләр остаханәсе» театральләштерелгән тамашасы белән үрелеп барачак.

Шул ук вакытта Балыкчы бакчасында чыршы шәһәрчеге ачылачак. Кунакларны Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңелле уеннар, Яңа ел җырлары һәм әйлән-бәйлән көтә.

Совет районы халкы берничә мәйданчыкта чаралар күрә алачак. Мир урамы буенча скверда чыршы шәһәрчеге 16:00 сәгатьтә С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортыннан концерт программасы белән ачылачак. 18:00 сәгатьтә казанлыларны «Яз» торак комплексы янындагы паркка аниматорлар, Кыш Бабай һәм Кар кызы белән бәйрәм тамашасына чакыралар.

Карьер һәм Царицыно торак массивларында чыршы шәһәрчекләрен ачу шулай ук 18:00 сәгатьтә булачак. Моннан тыш, «Заря» скверында һәм Карбышев урамындагы 15 нче йорт ишегалдында урам тамашаларын күрсәтәчәкләр, алар 19:00 һәм 20:30 да старт алачак.

 

Яңа Савин районында яшәүчеләр өчен чыршыларда утлар ишегалларында кабыначак:

17:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: Гаврилов ур., 30;

18:00 сәгатьтә түбәндәге адреслар буенча: Әпсәләмов урамы, 35, 37, 39; Маршал Чуйков ур., 5; Фатыйх Әмирхан ур., 61;

19:30 сәгатьтә түбәндәге адреслар буенча: Чистай ур., 61д, 88.

 

Идел буе районы ишегалларында да чыршы шәһәрчекләре бүген ачылачак. 17:00 сәгатьтә бәйрәм Һади Такташ урамындагы 123б номерлы йорт территориясендә, ә 18:00 сәгатьтә Дубравная урамындагы 49 нчы йорт ишегалдында узачак.

«Ак чәчәкләр» бульварында шәһәр халкына столяр һәм күн эше буенча инклюзив дәресләр карарга тәкъдим итәләр. Яңа ел мастер-классларын «Абый&сабый» һөнәр остаханәсе оештырачак. Очрашуларда катнашучылар үз куллары белән Яңа ел фонарен һәм «Чыршы» брелоклар җыелмасын ясыйлар.

18:00 дә бульвар остаханәсендә физик һәм менталь үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен мастер-класс старт ала. Ә олылар һәм ишетү сәләте бозылган балалар дәрескә 19:00 да кушыла алачак. Мастер-класс алар өчен рус ишарә теленә тәрҗемә ителәчәк. Теркәлү сылтама буенча ачык.

Исегезгә төшерәбез, Казанда ял көннәрендә массакүләм чаралар үткәрүне тыю белән бәйле рәвештә кайбер чыршылар ачылуны күчерделәр.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев