Чаллыда Авторемонт урамында бүген төнлә чыккан янгын урынында экологлар эшли. Анда склад, шулай ук резина һәм пластик калдыклары янган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Урында Россия кулланучылар күзәтчелеге һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре һавадагы зарарлы матдәләр булу-булмавына тикшерү үткәрә», - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Янгынны сүндерүдә 90нан артык кеше, 30 берәмлек техника, шулай ук янгын сүндерү поезды җәлеп ителгән.
Нет комментариев