Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Чаллы Сабан туенда Фирдүс Тямаевның «Татарлар» җырын 20 меңнән артык кеше җырлаган

Җырчыга татарларны, динебезне күтәреп чыкканы өчен рәхмәт әйтәләр.

Чаллы Сабан туенда Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Туган тел» һәм «Татарлар» җырын башкарган. Җырчыга 20 меңнән артык тамашачы кушылып җырлаган. Бу турыда җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итә.

Видеода Фирдүс Тямаев сәхнәгә түбәтәй киеп чыга һәм музыкантлары да түбәтәй киеп куя. «Кем үзен татар дип горурлана?» дип сорый ул. Мәйданга җыелган халык дәррәү кубып тавыш бирә.

Җыр азагында «Рәхмәт сезгә! Рәхмәт Татарстаным! Рәхмәт татар иле», — ди җырчы.

Җырчының виртуаль дуслары татарларны, динебезне күтәреп чыкканы өчен рәхмәт сүзләре язып калдырган. 

 

Караарга: https://www.instagram.com/firdustyamaev_official/?utm_source=ig_embed&ig_rid=96efc998-723a-4867-9211-27886677987e

 

«Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев