Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Черек күл» паркындагы шугалак халыкны 23 нче декабрьдә кабул итә башлый

Бәйрәмнәрдә җәмәгать киңлегендә ачык һавада яңа ел фильмнары күрсәтеләчәк, балалар өчен фигуралы шуу буенча мастер-класслар һәм бозда кичәләр узачак.

23 нче декабрьдә «Черек күл» паркында шугалак ачылачак. ТР халкы һәм кунаклары 400 пар тимераяк арендага ала алачак. Үз инвентаре белән килүчеләр бушлай шуа ала. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Айгөл Латыйпова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, шугалак бу кышкы сезонда беренче тапкыр үз концепциясен алачак. «Программаның төп темасы кара Һәм ак, яхшы һәм начар, мәрхәмәтлелек һәм явызлык кебек каршылыкларга корылган «Чагылыш» булачак. Әлеге концепция «Кара арка» арт-объектында тормышка ашырылачак, ул паркның төп истәлекле урынының – «Гашыйклар аркасы»ның үзенчәлекле чагылышы булачак. Арканың акустик эффекты палиндром хәрефләре рәвешендәге арт-объектта биреләчәк», – дип сөйләде спикер. 

Бәйрәм көннәрендә паркта Казан халкын һәм кунакларны ачык һавада яңа ел фильмнары, балалар өчен фигуралы шуу буенча мастер-класслар, шулай ук бозда кичәләр көтә, дип өстәде ул. 

Исегезгә төшерәбез, бу кышта Татарстан Республикасы башкаласында тимераякта шуу өчен 101 урын – 81 хоккей тартмасы һәм прокатка алу пунктлары булган 20 шугалак оештырылачак. Әйтик, «Ракета», «Локомотив» стадионнарында һәм Дубравная урамында шугалаклар катырылган инде. Эш режимы һәм прокат бәясе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

 

Диана Жиленкова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев