Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Черек күл» паркында «Казан күкрәк рагына каршы» акциясе узачак

Барлык теләүчеләргә дә онколог-маммологлар консультация үткәрәчәк.

14 нче июльдә «Черек күл» паркында «Казан күкрәк рагына каршы» акциясе узачак. Чарада шәһәрлеләрне тематик лекцияләр һәм онколог-маммологларның консультацияләре көтәчәк.
Паркның амфитетарында 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләр дә уңайлы шартларда бушлай тикшеренү уза алачак. Ә 11:10 сәгатьтә лекцияләр сериясе старт алачак. Аларның беренчесендә авыруның нәселдән килгән факторлары турында белергә мөмкин булачак. 11:40 сәгатьтә «Физик активлыкның дәвалау эффектлары» лекциясе, 12:20 сәгатьтә «Сәламәт туклану тәлинкәсенең принциплары: нәрсә, кемгә, күпме?» лекциясе, 13:00 сәгатьтә «Борчылу һәм курку: ни өчен без мөһим нәрсәне кичектерәбез» лекциясе.
Акциядә катнашучылар шулай ук 14:00 сәгатьтә ачык хор репетициясенә дә килә алачак. Чарага керү бушлай.
«Акциянең төп максаты – хатын-кызларга күкрәк яман шешен профилактикалау өчен, һәр ел саен планлы тикшерүләргә бару кирәклеге турында сөйләү», – дип аныкладылар Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев