Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Быел Казан урамнарында татар һәм рус телендә аудиогидлы автобуслар йөри башлаячак

«Узган елда Казан метросында туган телләр поезды йөри башлады, быел бу идеяне автобусларга күчерәбез», — дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова.

 Быел Казан урамнарында татар һәм рус телендә аудиогидлы автобуслар йөри башлаячак. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында әйтте.

«Узган елда Казан метросында туган телләр поезды йөри башлады, ул канатлы гыйбарәләр, юмор, популяр фразалар белән бизәлгән. Төп максат — кешене мәҗбүриләп түгел, татар теленә һәм башка телләргә җиңел генә өйрәтү. Алты вагонның өчесе Татарстанга багышланган иде, бер вагон тулысынча татар телендә», — дип искәртте Гүзәл Сәгыйтова.

«Бу идеяне комиссия белән дәвам итәргә булдык, аны автобусларга күчерәбез, башка гәүдәләнештә булачак ул. Атобусларда Казан топонимикасына һәм шәхесләренә багышланган аудиогидлар татар һәм рус телендә булачак», — дип сөйләде.

Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, бу идея Татарстанның башка районнары һәм шәһәрләрен, Чувашстанны да кызыктырган.  

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев