Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Быел Казан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау 20 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы өчен яңгыраячак

Тантаналы линейкалар 24-25 нче майда узачак.

Быел Казан мәктәпләрен 20 меңгә якын кеше тәмамлый, шуларның 5,8 меңе – унберенче сыйныф, 14 меңе – тугызынчы сыйныф укучылары. Бу хакта шәһәрнең мәгариф идарәсендә хәбәр иттеләр.

 

Гомуми белем бирү учреждениеләрендә соңгы кыңгырау 24-25 нче майда яңгыраячак. Ул көнне мәктәпләрдә тантаналы линейкалар оештырыла, анда укучыларның әти-әниләре, мәктәпне элегрәк елларда тәмамлаучылар һәм башка кунаклар чакырыла.

Исегезгә төшерәбез, Казанда барлыгы 201 мәктәп эшли, шуларның 170 е – муниципаль учреждениеләр. 2023/2024 уку елын 174 меңгә якын малай һәм кыз тәмамлый, шуларның 163 меңнән артыгы муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләрендә укыган.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев