Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Быел беренче тапкыр Казан паркларының үз волонтерлары барлыкка киләчәк

«Парк геройлары» проекты шәһәр мэры йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

Бу җәйдә Казан мэры йөкләмәсе буенча «Парк геройлары» волонтерлык программасы старт ала. Проект кысаларында казанлылар җәмәгать киңлекләре территорияләрендә агач-куакларны, яшел үсентеләрне тәрбияләргә һәм гади ремонт эшләрен башкарырга ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова хәбәр итте.

 

«Парк волонтерлары эшен оештыру турындагы тәкъдимемне кабул итүегез өчен шатмын. Яңа ярдәмчеләребез үсәр дип ышанам, кешеләрне кызыксындыру мөһим. Чынлыкта, йөзләгән гектар территориягә хезмәт күрсәтү – бик зур һәм җаваплы эш. Сез бүгенге көндә моны Казанның төзекләндерү предприятиеләре белән берлектә башкарасыз», – дип мөрәҗәгать итте дирекция җитәкчелегенә Илсур Метшин.

Волонтерлар эшен Кабан күле һәм Казансу елгасы ярларында, Горки-Әмәт урманында, «Ак чәчәкләр» бульварында оештыру планлаштырыла. Эшләрнең расписаниесе һәм төрләре, шулай ук мотивация системасы турындагы мәгълүмат соңрак хәбәр ителәчәк.

Казанлылар «Шәһәр бакчачысы мәктәбе» проекты кысаларында уздырылачак лекцияләрдә һәм мастер-классларда катнаша алачак. Проект өч җәмәгать киңлегендә: «Ак чәчәкләр» бульварында, Горки-Әмәт урманында һәм Кабан күле яр буенда гамәлгә ашырылачак.

Моннан тыш, җәйге сезонда җәмәгать бакчалары үз эшләрен дәвам итәчәк, анда теләгән һәркем уңыш үстерә ала. Алар май аенда Горки-Әмәт урманы, Салават күпере янындагы парк һәм Кече Акчарлак күле территориясендә ачылачак.

 

Диләрә Гафурова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев