Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Республикада

Бүген «Черек күл» паркында кеше фигурасын рәсемгә төшерү кичәсе узачак

Катнашу өчен теркәлү кирәк

Бүген «Черек күл» паркының җәйге йортында кеше фигурасын рәсемгә төшерү кичәсе булачак. Дәресне рәссам Аделина lunamontem үткәрәчәк, – дип яза Казан мэриясе.


Кеше фигурасын тиз ясау күнекмәсен үстерү өчен, кичәдә катнашучылар вакытка скетчлар ясаячак. Үзегез белән рәсем ясарга дәфтәр һәм карандашлар алырга тәкъдим ителә, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Теләге булган һәркем катнаша ала, моның өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Иҗат кичәсе 18:30 да башлана.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада «Черек күл» паркын җәйге сезонга әзерләү башланды. Җыелган пычрактан төбен чистартканнан һәм киртәләрне сүткәннән соң, күлне чиста су белән тутырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев