Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бу җомгада Республиканың эшләүче иҗади яшьләре IV слетын ачу тантанасы була

Бу җомга, 27 майда, Татарстан Республикасының иҗади яшьләренең IV слеты ачыла. Боровое Матюшино бистәсендәге «Идел» яшьләр үзәгендә республиканың алдынгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче креатив яшьләр җыелачак.

Алар барысы да – республикада быелгы көздә узачак «Наше время-Безнең заман» X эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең потенциаль катнашучылары. Слетка остазлар буларак проектның 9 еллык тарихындагы Гран-при ияләре җәлеп ителгән. Алар яңа катнашучылар белән тәҗрибә уртаклашачак.

Слет программасында – эшлекле уеннар, мәдәни чаралар, түгәрәк өстәлләр һәм башка иҗади очрашулар көтелә.

Оештыру комитеты яңа катнашучылардан 80 гариза кабул итте.

Слетка махсус чакырылган белгечләр – Татарстан һәм Россиянең әйдәүче сәнгать осталары. Алар арасында Татарстан һәм Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, «Сдвиг» Казан камера театры актеры, жюри әгъзасы Александр Фельдман, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию театры студиясе җитәкчесе Лилия Баһаветдинова, Татарстан һәм Кырымның атказанган артисты, «Созвездие – Йолдызлык» арт-резиденциясе сәнгать җитәкчесе, куючы режиссер, фестивальнең жюри әгъзасы Дмитрий Платонов һ.б. булачак.

Аларга шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Шарм» сәнгать үзәгенең вокал студиясе педагогы Юлия Дычек һәм Сәхнә тәҗрибәләре үзәге җитәкчесе (Мәскәү), Советлар Союзы һәм Россия театр педагогы, куючы хореограф, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Аносов кушылачак.

Семинарда катнашу бушлай: катнашучылар ике урынлы номерлар һәм биш тапкыр ашату белән тәэмин ителә.

Чара 29 майга кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль хәрәкәте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза.

 

mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев