Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Данис Шакиров билгеләнде

Бу карар Милли шура утырышында кабул ителде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Данис Шакиров билгеләнде. Бу хакта бүген конгрессның Милли шура утырышында карар кабул ителде. 

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев моңарчы Ринат Закиров биләгән вазифага Данис Шакиров тәкъдим ителүен әйтте. Дамир Исхаков аның кандидатурасын хуплауны сорады. 

«Җиңел вазифа түгел. Ринат Зиннуровичны да, Данисны да яхшы беләбез. Данисның бик әһәмиятле сыйфатлары бар. Без иҗтимагый оешма, шуңа күрә дәүләт һәм халык белән яхшы элемтәдә булырга кирәк. Данис бу мәсьәләдә яхшы эшли», — диде Дамир Исхаков.  

 

 

Башкортстан вәкилләре дә читтән торып элемтәгә чыгып, Данис Шакировның татар иҗтимагый оешмалары эшен яхшы белүен әйттеләр.

Свердловск өлкәсе вәкиле Фәвия Сафиуллина Ринат Закиров җитәкчелегендә конгрессның ярдәмен тоеп яшәгәннәрен һәм Данис Шакиров белән дә аңлашып эшләүгә ышанычлары булуын әйтте. «Аның кандидатурасын Урал татарлары исеменнән хупларга рөхсәт итегез», — диде. 

Милли шура әгъзалары Данис Шакиров кандидатурасын хупладылар. 

 

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев