Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

БРИКСның әдәби форумында татар язучылары тәкъдим ителмәгән

БРИКСның әдәби форумы программасында татар телендә иҗат итүче бер язучының да исеме кермәгән. Кичә Әдәби форумның программасы игълан ителде.

«11-13 сентябрьдә БРИКСның «Хәзерге шартларда дөнья әдәбияты. Традицияләр, милли хәзинәләр, мәдәниятләр диалогы» дип исемләнгән Әдәби форумы була. Анда Россиядән, Кытайдан, Һиндстаннан, Гарәп Әмирлекләреннән, Бразилиядән, Ираннан килгән язучылар катнаша», дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.

Программа кысаларында Татарстан Язучылар берлеге бинасында татар язучылары катнашында 2 утырыш каралган. 12 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә ТР Язучылар берлеге бинасында чит ил язучыларының Татарстан әдипләре белән очрашуы була. 13.00 сәгатьтә «Хатын-кыз шигъриятендә шәркый караш» дигән түгәрәк өстәл утырышы планлаштырылган. Катнашачак татар язучыларының исеме күрсәтелмәгән – килергә теләгәннәр чакырыла.

Казан шәһәре Берләштерелгән китапханәләр системасы сайтында тулы программа бирелгән.

11 сентябрьдә кытай язучылары Лю Вэньфэй (Liu Wenfei), Оуян Цзянхэ (Ouyang Jianghe), һинд язучылары Мадхав Каушик (Madhav Kaushik), Крутхивенти Шринивасарао (Kruthiventi Sreenivasarao), белән очрашулар. Әлеге язучылар катнашында джем-сейшен каралган. Катнашучылар арасында рус телле татар язучылары Альбина Әпсәләмова һәм Алена Кәримова да бар.

Программада Аксенов йорты чаралары да каралган - Евгений Попов һәм Михаил Гундаринның «1968. Опыт художественного исследования» китабы тәкъдим ителәчәк, шулай ук «Юность» журналына багышланган документаль фильм күрсәтеләчәк һәм журналның баш мөхәррире Сергей Шаргунов һәм фильм режиссеры Даниил Духовский белән очрашу вәгъдә ителә. Кичке якта Казанның «Сандугач» китапханәсендә балалар язучысы Анастасия Строкина белән очрашу була.

12 сентябрьдә татар язучылары катнашкан ике очрашудан тыш Милли китапханәдә Астьер Базилио да Сильва Лима (Astier Basílio da Silva Lima) белән Бразилия әдәбияты турында сөйләшү; Максим Амелин, Сейид Хосейн Табатабаий (Seyed Hosein Tabatabaei), Евгений Абдуллаев белән мәдәниятләр диалогы турында фикер алышу, Денис Осокин, Сергей Шаргунов, Игорь Волгин белән очрашулар, Аксенов йорты һәм «Сандугач» китапханәсендә кунаклар катнашында төрле чаралар каралган.

13 сентябрьдә наширләр Максим Амелин һәм Дмитрий Ицкович белән Россия халыклары әдәбияты анталогиясе турында фикер алышу, Берләшкән гарәп әмирлекләреннән килгән шагыйрә Шейхой аль-Мутаири (Shaikha Al Mutairi) белән очрашу, язучы һәм телевидение алып баручысы Игорь Волгин, язучы һәм тәрҗемәче Максим Амелин белән очрашулар, Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә Пушкинны һәм башка язучыларын кытай теленә тәрҗемә итү турында фикер алышулар каралган.

 

Рузилә Мөхәммәтова

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев