Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

БРИКС уеннары программасына көрәшне дә керттеләр

Турнирда әлеге спорт төре буенча Россия җыелма командасы чыгыш ясаячак.

Татар милли көрәше БРИКС уеннары программасына керәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр итте.

 

«Татар көрәшен популярлаштыру мөмкинлеге барлыкка килде – без аны БРИКС уеннарына кертә алдык. Безнең милли спорт төре турында дөньяда беләчәкләр. Бу карарны бик мөһим һәм кирәкле, җаваплы дип саныйм», – диде ул.

Аның сүзләренчә, ярышларга кадәр квалификация ярышлары үткәреләчәк, аларның нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең көрәш буенча җыелма командасы төзеләчәк.

БРИКС уеннары 2024 елның 12-24 нче июнендә Казанда узачак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев