Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга Эфиопия Премьер-министры килде

Бүген башлана торган БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга Эфиопия Премьер-министры Абий Әхмәт килде.

Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итте республика башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Эфиопия Федератив Демократик Республикасы БРИКСка рәсми рәвештә 2024 елның 1 гыйнварында кушылды. Илне берләшмәгә кертү турында карар узган елның августында Көньяк Африка шәһәре Йоханнесбургта узган 15нче саммитта кабул ителде.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Казанда БРИКС саммиты башлана. Чара берләшмә катнашучысы булган илләр делегацияләре башлыкларының очрашу тантанасы белән башлана. Алар рәсми булмаган төшке ашка җыела.

Россия Президенты Владимир Путинның «Яңа үсеш банкы» президенты Дилма Руссефф, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамапоса, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм Мисыр Президенты Абдел Фаттах ас-Сиси белән очрашулары планлаштырылган.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев