Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

БРИКС саммитын уздыру көннәрендә Казан поликлиникалары көчәйтелгән эш режимына күчәчәк

Өйгә чакыруларны кабул итү вакыты бер сәгатькә сузылачак.

  •  
  •  

Казан поликлиникалары 22—24 октябрьдә БРИКС саммитын уздыру уңаеннан көчәйтелгән эш режимына күчәчәк. Кичектергесез хәлләр белән өйгә чакыруларны кабул итү вакыты бер сәгатькә озайтылачак.

Балалар поликлиникаларында ашыгыч медицина ярдәмен тиз рәвештә күрсәтү өчен кабул итү 8:00 дән 19:00 га кадәр алып барылачак, ә өлкәннәр бүлегендә – 8:00 дән 20:00 гә кадәр. Өйдә кичектергесез медицина ярдәме балаларга 20:00 гә кадәр, өлкәннәргә 21:00 гә кадәр күрсәтеләчәк.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, БРИКС саммиты вакытында Казанга өстәмә рәвештә 47 ашыгыч ярдәм бригадасы киләчәк. Медицина учреждениеләре штат режимында эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, иртәгәдән 24 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы башкаласында 33 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләре кабул ителәчәк. Чарага әзерлек һәм уздыру көннәрендә шәһәрдә кайбер чикләүләр кертеләчәк.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев