Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бөтендөнья татар конгрессы янгыннан каза күргән Эчкенгә йөк машинасы белән ярдәм юллады

Бөтендөнья татар конгрессы янгыннан каза күргән Йолдыз-Эчкен авылына 20 тонналы йөк машинасы белән ярдәм юллады. Йөк машинасы иртән иртүк Курган өлкәсенә юл алды. Гуманитар ярдәмне конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин илтә бара.

«Авыл халкы кирәк әйберләр исемлеген җиткерде. Аларга беренче чиратта авылны торгызырга кирәк. Шуңа күрә ярты миллион сумлык электр җиһазлары - дрель, электр, бензин пычкылары, көрәкләр сатып алынды», - диде Разил Зиннәтуллин.

  • 8 май көнне Курган өлкәсендәге иң зур татар авылларының берсе булган Йолдыз (борынгы атамасы - Эчкен) урман янгыны нәтиҗәсендә зур зыян күрде. 336 йортның 92се һәм мәчет белән мәктәп кенә исән калды, 7 кеше һәлак булды.

Конгресс халыктан ярдәм җыю турында игълан иткән иде. Йөк автомобиленә халыктан җыелган шушы азык-төлек, кием-салым да төялгән.

«Ярдәм җыелды, әмма ул гына җитми, авылны күтәрү өчен күп кирәк. Кем илле, кем йөз сум булса да ярдәм итсә, тамчыдан күл җыела. Шуңа да, авылны югалмас өчен, берләшеп алу кирәк. Шулай бергә-бергә ярдәмләшеп алсак иде», - диде Разил Зиннәтуллин.

Ярдәм итү өчен рәсми исәп-хисап счетлары игълан ителде. Конгресс вәкиле, әле генә йөк автомобильләре белән ярдәм озатылмау сәбәпле, тиз бозыла торган азык-төлекне конгресс бинасына китерми торуны сорый.

Бу сәяхәтне «Татар-информ» журналисты яктыртып барачак.

Ярдәм итәр өчен исәп-хисап счеты:

Сбор денежных средств для оказания помощи пострадавшим от стихийного бедствия (пожар)

Юридическое лицо: Республиканский общественный фонд «Всемирного конгресса татар», ИНН 1653007500 / КПП 165501001 Юр. адрес: 420015, г. Казань, ул. К. Маркса, дом 38/5 Почтовый адрес: 420060, г. Казань, Площадь свободы, д. 1

Контакты (для справок): Тел: 8 (843) 299-77-18, 236-51-84, 236-59-16 Эл. почта: gulnara.vkt@mail.ru

Руководитель: Директор, Сабиров Артур Валерьевич

Банковские реквизиты: Отделение «Банк Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк г. Казань р/с 40703810162020100015 БИК 049205603 к/с 30101810600000000603

Назначение платежа:

Внимание! Обязательно для заполнения «Пожертвование для оказания помощи пострадавшим от стихийного бедствия жителям с. Юлдус (Шадринский МО Курганской области). Без налога (НДС)»

 

Рәмис Латыйпов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев