Сергей Рыжиков космик очышка яраклы дип танылды. Аны озын экспедиция көтә.
Бөгелмәле Сергей Рыжиков космоска очачак. Бу хакта «Роскосмос» дәүләт корпорациясендә хәбәр иттеләр.
Космонавт МКС-73 экипажы составына керәчәк. 4 мартта узган Баш медицина комиссиясе утырышында Рыжиковны космик очышка яраклы дип таптылар, – дип яза «Бөгелмә авазы».
«Союз-2.1а» ракета йөртүчесен «Союз МС-27» пилотлы корабы белән Байконур космодромыннан 2025 елның 8 апреленә җибәрү планлаштырыла.
73нче озын экспедициянең төп экипажына Роскосмос космонавтлары Сергей Рыжиков һәм Алексей Зубрицкий, NASA астронавты Джонатан Ким, дубляжда —
Роскосмос космонавтлары Сергей Кудь-Сверчков һәм Сергей Микаев, NASA астронавты Кристофер Уильямс керә.
ФОТО: Ю.А. Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәге.
Нет комментариев