Бөгелмәдә сәнгать күргәзмәсе ачылды
Күргәзмә башкару техникасы буенча да, юнәлешләр буенча да төрле.
"Хатын - кызлар һәм чәчәкләр - табигатьнең иң яхшы җимешләре" - шундый исем астында бүген Яшьләр сараеның витраж залында сәнгать күргәзмәсе ачылды. Бөгелмә һәм Башкортстан рәссамнары Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, үз эшләре белән сөендерделәр.
Күргәзмә башкару техникасы буенча да, юнәлешләр буенча да төрле. Чәчәк бәйләмнәре, хатын-кызлар портретлары һәм башкалар. Һәр картина алдында озак торырга мөмкин.
Күргәзмә көн саен 13:00данн 17:00га кадәр ачык.
Яшь чикләүләре 18+
Света Андреева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев