"Бер бала аш яратам дисә, икенчесе аны бик өнәп бетерми"
Туклану мәсьәләсе Казан шәһәре мәктәпләре өчен үткәрелгән махсус семинарда катнашкан Казан шәһәре мэры Илсур Метшин әйткәнчә, әти-әниләрдән шикаятьләр азрак килсен өчен, ризык кайнар да, файдалы һәм тәмле дә булырга тиеш.
Гыйнвар аеннан башлап Казан мәктәпләрендә әти-әниләр ашханәдә туклануны көн саен тикшерәчәк. Шәһәр мэры Илсур Метшин әйтүенчә, укытучыларның гына түгел, әти-әниләрнең дә бу эштә ярдәме кирәк булачак.
- Чынлап та әти-әниләрдән мөрәжәгатьләр бар. Кайчак ризыкның тиешле температурада булмавы, тәм сыйфатлары буенча кәнәгать булмаулары турында хәбәр итәләр. Бу тема бик актуаль бүген. Шуңа да мәктәпләрдә даими рәвештә әти-әниләр контролен кертү фикере юктан тумады. Әгәр дә ризыкның тәме, аны ярату-яратмау турында сүз барса – ул субъектив та булырга мөмкин. Бүген дә мәктәпләрдә булдык. Балалар белән сөйләштек. Бер бала аш яратам дисә, икенчесе аны бик өнәп бетерми. Ә менә туклануның сыйфаты башка, аны өйрәнәбез, – ди Казан шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.
Мәсьәләнең хәл итүнең төрле юлларын тәкъдим итмәкчеләр. Мәсәлән, ашау өстәлләре янына тележка белән азык алып килеп, шунда бүлеп бирү. Аш шулай кайнар көйлеш табынга куелса да, мәгариф идәрәсендәгеләр моны бердәнбер чишелеш дип санамый.
- Ашханәләрнең зурлыгы төрле жирдә төрлечә. Роспотребнадзор таләпләре буенча да без бөтен балаларны берьюлы тукландыра алмыйбыз. Без балаларны төркемләп кертәбез. Сменалап ашатабыз. Кайбер мәктәпләрдә 400ләп баланы берьюлы ашату мөмкинлеге бар. Анда тележка белән генә мәсьәләне чишеп булмый. Шуңа да башка чараларны эзләргә кирәк булачак, – дип белдерә шәһәрнең мәгариф җитәкчесе.
Бу мәсьәләдә үрнәк мәктәпләр бар. Эшне оештыру алымнары буенча киңәшмәдә дә тәфсилләп аңлаттылар. Күп вакыт ашханәдә эшне оештыру зур роль уйный. “Бездә бит күп балалы зур мәктәпләр бар. Алар исә бу эшне бик яхшы башкарып чыга. Алар укучыларның ничек күчеше, ризыкны тарату буенча бөтенесен исәпкә алганнар”, – дип сөйләүләре дә юктан түгел. Мәсәлән, үзләренең мәктәп ресторан-кафелары белән дан казанган 146 нчы лицейда эш бөтенләй башкача куелган. Лицей директоры Диләрә Кәримова әйтүенчә, аларда һәрбер бала үзе ризыкны сайлап ала, ашханә тиешле дәрәҗәдә бизәлгән, өстәлдә аш-су приборлары куелган. Иң мөһиме, бала үзе сайлап алганны ашап бетерергә тиеш. Сәламәт ризык ашап, тук та һәм канәгать тә калып була икән.
Рәсимә Галиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев