Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Баскетбол формасы, микроскоп һәм метро поезды белән идарә итү – Казан Мэры сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән өч баланың Яңа ел теләкләрен тормышка ашырачак

Илсур Метшин «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты

Казан Мэры Илсур Метшин «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Шәһәр башлыгы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән өч Казан баласының Яңа ел теләкләрен үтәячәк. Бүген ТР башкаласы Мэры рәислегендә Казан шәһәр Думасының XXVII сессиясе үткән Ратуша бинасы холлында кечкенә шәһәрлеләрнең теләк-тәбрикләмәләре белән чыршы урнаштырылган. Илсур Метшин депутатларны «Игелекле Казан» хәйрия акциясенә кушылырга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле яки инвалид балаларның, шулай ук Лисичанскидан килгән балаларның хыялларын тормышка ашырырга чакырды.

 

Илсур Метшинга Казан балаларының теләкләре язылган тәбрикләмәләр эләкте. Мәсәлән, 13 яшьлек Камил баскетбол формасы һәм «УНИКС» командасы белән тренировка турында хыяллана, ә җиде яшьлек Ева төрле фәннәрне өйрәнер өчен микроскоп тели. Мэр шулай ук метрода поезд йөртергә теләгән җиде яшьлек Кириллның теләген үтәячәк. «Әгәр өлкән иптәшләребез каршы килмәсә, без аның машина йөртүче белән кабинада булуын оештырабыз», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

 

 

«Менә бу өч кечкенә казанлының теләкләрен без Яңа ел алдыннан һичшиксез тормышка ашырачакбыз. Киләсе Яңа ел белән», – диде Мэр.

Илсур Метшин депутатларны «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә кушылырга чакырды.

«Ел буе «Игелекле Казан» канаты астында без мобилизацияләнүчеләргә, аларның гаиләләренә, Лисичанск һәм Рубежное халкына актив һәм ихластан ярдәм иттек. Бүген «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында барысын да нәни казанлыларның һәм лисичанлыларның иң кадерле теләкләрен тормышка ашырырга чакырам», – диде Мэр Казан шәһәр Думасы сессиясендә.

Илсур Метшин ТР башкаласында яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, 2023 ел авыр һәм киеренке ел булды, әмма илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, хакимиятнең барлык тармакларының җайга салынган эше, федераль үзәк, Россия Президенты һәм Татарстан Рәисе, ил һәм республика Хөкүмәте, хезмәттәшләре, предприятиеләре һәм тырыш казанлылар ярдәме белән барлык мәсьәләләрне системалы хәл итү мөмкин булды.

«Безнең шәһәр элеккечә Россиянең башка илләр белән хезмәттәшлегенең флагманы булып кала, без яңа партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерәбез һәм урнаштырабыз. Бүген Казан – дус илләр белән халыкара дипломатияне үстерү өчен илнең иң мөһим мәйданчыкларының берсе, бу 80 илдән делегатлар кабул иткән Kazan Forum – 2023 һәм 13 илдән архитекторлар, коллегалар катнашкан «Казаныш» һәм сигез илдән иҗат коллективлары чыгыш ясаган «СоТворение» халыкара фестивале», - дип искәртте Мэр. Ул киләсе елда Казан БРИКС илләре саммитын кабул итәчәк, бу шәһәр тарихында яңа бит булачак, ә яңа елдан соң ТР башкаласында «Киләчәк уеннары» турниры узачак, анда 100 илдән командалар катнашыр дип көтелә, дип өстәде.

 

 

«Мин һәркемгә һәм һәр казанлыга башкарылган эшләре, хезмәтләре һәм шәһәрне яратулары өчен рәхмәт белдерәм. Барыгызны да Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз, иминлек, уңышлар һәм ил, республика һәм шәһәр алдында нинди генә кыенлыклар булмасын, без аларны бергәләп җиңәчәгебезне онытмагыз», – дип йомгак ясады Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе декабрь башында старт алды, быел ул электрон форматта уза. Традицион бүләкләр җыюны шәһәр Мэриясе һәм Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ярдәме белән «Игелекле Казан» АКБО үткәрә.

«Теләкләр чыршысы»нда 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яки инвалид балалар катнаша ала. Алар Казанда яшәргә, шулай ук башка хәйрия фондларыннан шул ук исемдәге акцияләрдә катнашмаска тиеш.

Гаризалар 2023 елның 15 нче декабренә кадәр кабул ителә. Балалар бүләк алу яки танылган шәхесләр белән очрашу, нинди дә булса урыннарга (мәсәлән, театрның сәхнә артына) бару хыяллары белән бәйле теләкләрен җиткерә алалар.

Бүләкләр 15 нче декабрьдән 31 нче гыйнварга кадәр тапшырылачак, «Игелекле Казан» рәсми сайтында гариза бирергә һәм акция шартлары белән танышырга мөмкин.

 

Юлия Летникова

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев