Азнакай районы Тымытык авылында өч аяклы чеби туган (ВИДЕО)
Хуҗабикәнең тавыгы 11 йомыркага утырган булган.
- Мондый нәрсә күргән юк иде. Исән калырмы, белмим? Әле бүген чыкты. Ахырзаман галәмәтеме әллә? - дип гаҗәпләнеп хәбәр итте газета укучыбыз Зөлфия Нуретдинова.
Хуҗабикәнең тавыгы 11 йомыркага утырган булган.
- Җидесе чыкты, әле дүртесе чыгасы бар. Иртәгә чыгып бетәләр бугай инде. Чебиләрнең берсе генә шундый, тагын берсе шәрә муенлы. Әмма шәрә муенлы тавыкларым да бар, - ди Зөлфия ханым.
Эльвира Мозаффарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев