Азнакай мәктәпләрендә “Цифр дәресе” узды
Кичә районыбыз мәктәпләрендә Бөтенроссия мәгариф проекты нигезендә “Цифр дәресе” узды.
Шәһәребезнең 4 нче лицеенда ул “Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык” темасына багышланды.
Анда ТР сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаутдинов, район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин, лицей директоры Ильмир Шәйдуллин катнашты.
“Дәресләр сериясе уку елы дәвамында бара. Бүген 10 нчы сыйныф укучыларына виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык турында аңлатабыз. Виртуаль чынбарлыкта махсус шлем ярдәмендә бары виртуаль мохитне генә күрергә була. Тулыландырылган чынбарлык – ул гамәлдәге чынбарлыкка компьютерда модельләштерелгән катламнарны өстәп, аны тагын да киңкырлырак, тәэсирлерәк итү. Ул махсус кушымталар ярдәмендә мобиль җиһазларда кулланыла”, – ди информатика укытучысы Алсу Кучумова.
Хәзерге заман балалары өчен цифрлы технологияләр дөньясы кызыклы һәм алар аның мөһимлеген аңлыйлар.
“Без бу дәресләрдә цифрлы технологияләрдән кулланырга өйрәнәбез, яңа мәгълүмат алабыз. Алар безгә тормышта да ярдәм итә”, – ди 10 нчы сыйныф укучысы Нәзилә Рахманова.
Кунаклар да бу өлкәдә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
“2022 ел Татарстанда цифрлы технологияләр елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан республикада бик күп чаралар уздырыла. Мәктәпләрдә “Цифр дәресе” – шуларның берсе. Әлеге дәресләр укучыларга һөнәр сайларга да ярдәм итәр дип ышанам, чөнки цифрлы икътисад өлкәсендә илдә белгечләргә ихтияҗ зур”, – ди Искәндәр Баһаутдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев