Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Айсылу Галиева: «Балалар энциклопедиясе»н әйләнә-тирә дөнья дәресендә кулланып була

«Балалар энциклопедиясе» сериясендә чыккан китапларны дәресләрдә дә кулланырга мөмкин.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, махсус проектлар редакциясе мөдире Айсылу Галиева шул хакта әйтте.

«Әйләнә-тирә дөнья дигән дәрес бар бит, ниндидер проект эшләре әзерләгәндә, бу китаплар башлангыч класс балалары өчен бик яхшы ярдәмлек булырга мөмкин. «Бөҗәкләр», «Гаҗәеп хайваннар» китаплары әйләнә-тирә мохитне танып белүгә юнәлдерелгән», - дип белдерде Айсылу Галиева.

«Тулы канлы шәхесләр үстерер өчен, туган җире, табигатьне яратучы, экологияне саклый белүче балалар кирәк. Бу китаплар шулар белән таныштыра. Алайса туган телебездә белем алу хокукы татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән генә чикләнә дә кала. Балалар дөньяны да туган телебездә ачарга хокуклы», - дип ассызыклады нәшрият вәкиле.

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев