Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

А.Ягудин: «Казанда бер үк вакытта фигуралы шуу, хоккей, баскетбол, волейбол, су полосы һәм башка спорт төрләре үсеш ала»

Олимпия чемпионы Татарстан башкаласында яшь спортчылар өчен мастер-класс үткәрде.

Кичә Казанда «Триумф» спорт-савыктыру комплексының боз аренасында фигуралы шуу буенча мастер-класс узды. «Авиатор» физкультура-спорт җәмгыятенең» олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен дәресне фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алексей Ягудин үткәрде.

 

Ул ассызыклаганча, Казанда күп санда спорт объектлары ачыла, шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. «Казан кабул иткән 2013 елгы Универсиада үзеннән соң бай мирас калдырды, спортны һәм тулаем бөтен төбәкне үстерү өчен көчле этәргеч бирде. Казанда бер үк вакытта фигуралы шуу, хоккей, баскетбол, волейбол, су полосы һәм башка спорт төрләре үсеш ала, һәм бу шәп», – дип билгеләп үтте Алексей Ягудин.

Спортчы ассызыклаганча, бүген яшьләр спорт белән күбрәк кызыксыналар. «Соңгы вакытта яшьләр сәламәт яшәү рәвешенә тартыла, һәм бу бик шатландыра», – диде ул.

«Азрак сөйләшик, әйдәгез эшкә», – шундый сүзләр белән спортчы бозга чыкты, анда аны «Авиатор» физкультура-спорт җәмгыяте» олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр көтә иде. Алексей Ягудин яшь фигуристларга төп элементларны күрсәтте: адымнар, спираль, әйләнешләр, сикерүләр һәм башкалар. Балалар олимпия чемпионы артыннан хәрәкәтләрне кабатладылар.

«Мин Солт-Лейк-Ситида узган Олимпия уеннарында җиңү бәхетенә ирешкән вакытка әйләнеп кайттым диярсең», – дип билгеләп үтте Алексей Ягудин шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән сөйләшкәндә. «Һәрвакыт мондый проектлар, очрашуларга бик теләп ризалашам. Янә Казанга, шундый кунакчыл шәһәргә килүемә шатмын», – дип дәвам итте Олимпия чемпионы.

 

 

Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов, мондый мастер-класслар яшь спортчыларны рухландыра, дип билгеләп үтте. «Алексей Ягудин кебек дөнья дәрәҗәсендәге спортчыларның килүе – фигуралы шуу үсешенә өстәмә этәргеч. Балалар сәләтне һәм хезмәт сөючәнлекне берләштергәндә теләсә нинди югары үрләр яуларга мөмкин булуын күрә. Без балаларның күзләре януын күрәбез, һәм алар тагын да тырышыбрак өйрәнә башлыйлар», – дип ассызыклады Альберт Салихов.

Мастер-класс ахырында Алексей Ягудин фигуристларга РФ спорт мастерлыгына кандидат күкрәк билгеләрен тапшырды һәм күрсәтмә номер белән чыгыш ясады. Очрашу истәлекле фотосессия һәм автографлар тарату белән тәмамланды.

Искәртеп узабыз, Казанда фигуралы шуу буенча дүрт спорт мәктәбе эшли, аларда 600 гә якын бала һәм яшүсмер шөгыльләнә, шуларның 100 е ТР җыелма командасы составына керә. Шулай ук Казанда спорт карьерасында команда ярышлары буенча олимпия чемпионы Камилә Вәлиева, Олимпия уеннарының ике тапкыр көмеш призеры Евгения Тарасова да беренче адымнарын ясадылар.

 

Алинә Бережная

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев