Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Атна ахырында Татарстанда айлык явым-төшем нормасының 70% ка кадәре төшәргә мөмкин

Иртәгә республикада буран һәм -13 градус көтелә.

Соңгы ике көндә Казанда 8 мм кар яуды, бу айлык норманың 17% ын тәшкил итә, Татарстан буенча – 2-8 мм. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.

 

 

 

Тема буенча материаллар:

Казанда «Буран» планы игълан ителде – юлларны кардан чистартуга 800 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк

18 нче гыйнвар төнендә ТР буенча урыны белән азрак кар һәм -10..-15 градус һава температурасы белән буран көтелә. Көндез явым-төшем фаразланмый, һава -8..-13 градуска кадәр җылыначак.

 

Алдагы өч тәүлектә, 19-21 нче гыйнварда, кар күпләп явуын дәвам итәчәк. Татарстанда 25-35 мм кар төшәчәк, бу айлык норманың 60-70% ын тәшкил итәчәк.

Җомга, 19 нчы гыйнварда, республикада һава торышы шактый начарланачак. Төнлә урыны белән азрак кар явачак. Иртән һәм көндез синоптиклар буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр җил фаразлый, аерым районнарда җил секундына 24 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -15..-20 градуска кадәр төшәчәк. Иртән җылыта, термометр баганалары -10..-15 градус, ә көн дәвамында -1..-6 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Шимбә көнне, 20 нче гыйнварда, кар, шул исәптән җепшек кар, буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.Төнге вакытта һава температурасы -2 дән -7 градуска кадәр, ә көндез 0..-5 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе, 21 нче гыйнвар төнендә бураннар дәвам итәчәк. Көндез азрак кар булыр дип фаразлана. Термометр баганалары -2 дән -7 градуска кадәр күрсәтәчәк, кичен -8..-13 градус булачак.

ТР Гидрометүзәге фаразлавынча, киләсе атна башына явым-төшем туктарга тиеш, әмма температура -12..-17 градуска кадәр төшәчәк.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев