Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Арча районы Курса Почмак мәктәбендә беренче мәртәбә Фәнис Җиһанша премиясе тапшырылды

Арча районы Курса Почмак мәктәбендә беренче мәртәбә Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша исемендәге премия бирелде. Премияне лауреатларга – мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары Зөһрә Хаирова һәм Ильвина Шакировага актер үзе тапшырды.

Киләчәктә Фәнис Җиһанша исемендәге премия елга бер мәртәбә уку елы ахырында, класстан тыш чараларда актив катнашкан, төрле иҗади конкурсларда чыгыш ясаган, сәнгатькә гашыйк укучы балага биреләчәк.

Фәнис Җиһанша исемендәге премия булдыру инциативасы белән актер укыган мәктәп коллективы чыккан. «Фәнис безнең мәктәпне тәмамлаган иң алдынгы укучыларыбызның берсе. Әнисе дә бездә укытучы булып эшләде. Үзе кебек иҗатка тартылган балаларны билгеләп узу өчен, махсус премия булдыруны сорап, Камал театрына һәм мәдәният министрлыгына хат юллаган идек», – ди Арча районы Курса Почмак урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Нурзилә Сабирҗанова.

Башта Фәнис Җиһанша бу тәкъдимгә ризалашмаган. «Ләкин бер ел узгач ул күнде, уку елы ахырында авылыбызга очрашуга кайтканда әлеге премияләрне тапшырды. Безнең өчен акчасы да мөһим түгел, милләтебезнең яраткан артисты кулыннан шундый бүләк алу, безнең өчен дәрәҗә», – ди директор.

«Мин башта әлеге тәкъдимнән югалып калдым. Аннан үземнең уку елларын искә төшердем. Дәресләрдән соң калып концерт номерларын кабатлау, бию һәм рольләрне өйрәнү балалар өчен сабырлык һәм хезмәт сорый. Әгәр дә аларның эшен күрәләр һәм бәяләп китәләр икән, бу – зур куаныч!», – диде Фәнис Җиһанша «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗановка бу идеяны эләктереп алганы һәм дипломнар эшләтеп биргәне өчен рәхмәтләрен җиткерде.

«Минем киләсе елга бу премияне туган ягым Әтнәгә дә алып кайтасым килә. Бәлки район җитәкчеләре белән сөйләшеп күләмен дә арттырып булыр, әлегә ул 5 000 сум», – ди Фәнис Җиһанша.

 

 

 

Рузилә Мөхәммәтова

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев