Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Апуш» театр студиясендә тәрбияләнүчеләр Туфан Миңнуллин пьесалары буенча эскизлар куячаклар

Чаралар драматургның туган көненә туры китерелә.

​​​​​«Апуш» театр студиясендә тәрбияләнүчеләр Туфан Миңнуллин пьесалары буенча эскизлар куячаклар

Чаралар драматургның туган көненә туры китерелә

19–25 август көннәрендә Казанда беренче тапкыр Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе узачак. Бер атналык зур чараны «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Авыл эте Акбай» мюзиклы ачып җибәрәчәк. Лаборатория кысаларында остаханәләр, драматургның кызы Әлфия Миңнуллина белән очрашу оештыру күздә тотыла. Шулай ук балалар белән берлектә Туфан Миңнуллин пьесалары буенча эскизлар әзерләнәчәк, алар лабораториянең соңгы көнендә – драматургның туган көнендә тәкъдим ителәчәк.

«Быелгы лабораториядә үзебезнең апушлар – «Апуш» төркемнәрендә шөгыльләнүче балалар катнаша. Үзенчәлеге шунда – без шушы берничә көнгә төркемнәрнең остазларын бер-берсе белән алыштырабыз, шул рәвешле алар студиябезнең башка балалары белән эшләп карый алачак. Остазлар өчен дә, шәкертләр өчен дә бу бик кызыклы тәҗрибә булыр дип уйлыйм. Нәтиҗә буларак, һәр команда Туфан аганың берәр пьесасы буенча эскиз куячак», – дип сөйләде «Апуш» татар балалар театр студиясенең җитәкчесе, «Күзлек» балалар театр лабораториясенең оештыручысы Алия Фәйзрахманова.

Киләсе елда драматургның тууына 90 ел тулу уңаеннан әлеге чара масштаблы фестиваль форматында узар дип көтелә.

Оештыручылар барлык теләүчеләрне быелгы ачылышка – «Авыл эте Акбай» мюзиклын карарга чакырып кала. Тамаша «Чулпан» мәдәният үзәгендә 18.00 башлана. Керү ирекле. 25 август көнне тәкъдим ителәчәк эскизларны да һәркем килеп карый алачак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев