Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Апуш» театр сезонын «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узачак тамаша белән яба

Тамашачыларны тере музыка, шигъри композицияләр һәм студия гимнына клип презентациясе көтә.

4 нче июньдә «Апуш» балалар студиясе «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә театр сезонын тантаналы төстә ябачак. Спектакльдә «Сәйдәш», «Чулпан», «Мәскәү» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында, шулай ук «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясендә шөгыльләнүче балаларның барысы да катнашачак.

 

Чарада студиянең һәрбер төркеме үзенең соңгы премьерасыннан өзекләр күрсәтәчәк. Барлык номерлар да җанлы музыкага башкарылачак. Ә кичәнең музыкаль бизәлеше өчен Казан шәһәренең М.Мозаффаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбенең «Мозаффаров-band» төркеме җавап бирә.

Гаилә елы уңаеннан махсус әлеге концерт өчен шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән сценарий буенча шигъри композиция дә тәкъдим ителәчәк. Тагын бер көтеп алынган вакыйга – «Апуш» гимнына клип презентациясе, ул шәһәр үзәгендә, табигать кочагында һәм аерым һәр төркемдә төшерелгән.

Бәйрәмдә укучыларның әти-әниләрен, авторларны, композиторларны, театр актерларын, спектакльләрне сәхнәгә куюда ярдәм иткән иҗат командасын, «Апуш»ның якын дусларын һәм башка тамашачыларны көтеп калалар. Килгән кунаклар өчен сюрпризлар һәм уеннар оештырылачак. Чара 16.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев