Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Апуш» татар театр студиясе тәрбияләнүчеләре Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында премьера белән чыгыш ясаячак

«Мәкәрҗәдә театр» спектакле 7 нче майда күрсәтеләчәк.

Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында «Апуш» татар балалар театр студиясе спектакле күрсәтеләчәк. Яшь актерлар Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнең татар пьесалары мотивлары буенча инсценировкасында «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен тәкъдим итәчәк.

 

Тамашачыларга 1908 елның августында булган вакыйга бәян ителә. Казан сәүдәгәрләре, байлары, пароходка утырып, Мәкәрҗә ярминкәсенә җыелыша. Шул ук вакытта ярминкәгә Казаннан «Сәйяр» труппасы артистлары да гастрольләр белән килеп төшә...

Спектакльнең режиссерлары – «Апуш» студиясенең актерлык осталыгы һәм сәхнә сөйләме педагоглары – Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева һәм ТРның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова.

Яшь актерларны премьерага шулай ук педагог-хореограф Сергей Александров һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова әзерләгән.

«Мәкәрҗәдә театр» спектакленә көйләр Зөлфия Вәлиева, музыкаль бизәлеш һәм аранжировка өчен җаваплы Нияз Вәлиев тарафыннан иҗат ителгән. Куелышның сценографы һәм рәссамы – ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева, тавыш режиссеры – Илья Лазарев, ут куючы рәссамы – Тәлгать Латыйпов.

Спектакль Копылов урамы, 2а адресы буенча урнашкан Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында 18:00 сәгатьтә башлана.

Элегрәк «Апуш» татар балалар театр студиясенең, «Мәкәрҗәдә театр» спектакле белән «Действующие лица» XIX бөтенроссия фестиваль-форумында катнашып, Гран-при иясе булуы турында хәбәр ителгән иде.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев