Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Апуш» студиясе тәрбияләнүчеләре Сергей Безруков белән очраштылар

Яшь актерлар Мәскәү Губерна театрында чыгыш ясаячак.

VI Зур балалар фестивале кысаларында «Апуш» студиясе тәрбияләнүчеләре театр һәм кино актеры, Россиянең халык артисты, Мәскәү Губерна драма театрының сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков белән очраштылар. Бу хакта Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе хәбәр итә.

 

Очрашу вакытында Сергей Безруков яшь актерларга профессиональ киңәшләр бирде һәм аларга иҗади башлангычларында уңышлар теләде. Үз чиратында, студия тәрбияләнүчеләре актерга традицион Казан десертын – чәкчәк тапшырдылар.

5 нче ноябрьдә Мәскәү Губерна театрында «Апуш» студиясе тамашачыларга татар телендә «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен тәкъдим итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, коллектив «Балалар театр коллективлары» номинациясендә «Театраль Идел буе» конкурсында җиңүче булды. Финалда жюри 28 спектакль караган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев