Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Апуш» студиясе «Əбугалисина» спектакленең яңартылган вариантыннан өзек күрсәтте

«Апуш» студиясе үзенең туган көн кичәсендә «Əбугалисина» спектакленең яңартылган вариантыннан өзек күрсәтте.

Яңа вариантта төп герой Əбугалисинаны егет кеше - Җәмил Хәбибрахманов башкарды. Премьерада Əбугалисинаны Мәдинә Галиәхмәтова уйнаган иде. Җәмәгатьчелек соравы буенча спектакльнең режиссеры Алия Фәйзрахманова төп геройны ир кешегә алыштырырга карар итте.

«Бу бит Казанны дер селкеткән спектакль. Кайбер дәүләт театрлары да көнләшерлек шау-шу куптарды. Чын югары сәнгать әсәре шулай каршылыклы фикерләр уятырга тиеш инде ул», – диде алып баручы «Апуш» балалар театр студиясенең туган көненә багышланган кичәдә.

«Апуш»ның 1 еллыгына багышланган кичә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә бара.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев