Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Апуш» балалар театр студиясе «Чулпан» мәдәният үзәге сәхнәсендә «Авыл эте Акбай» мюзиклын тәкъдим итәчәк

Җанлы музыкаль бизәлеш премьераның төп үзенчәлеге булып тора

«Апуш» балалар театр студиясе 18 нче гыйнварда «Авыл эте Акбай» мюзиклын тәкъдим итәчәк. «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче шәкертләр үз сәхнәләрендә  быел беренче премьераларын күрсәтә.

Татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча куелган спектакль дуслык, тугрылык, хәйләкәрлек һәм хыянәт темаларын күтәрә. Төп герой Акбай авыл тормышыннан ләззәтләнә, ә аның белән бер ишегалдында яшәүче мәче Тәмлетамак шәһәргә качарга хыяллана. Тамашачыларга алар белән бергә сәяхәткә чыгарга тәкъдим ителә, ул сынауларга һәм башка хайваннар белән очрашуларга бай булачак.

Премьераның төп үзенчәлеге – җанлы музыкаль бизәлеш. Махсус әлеге спектакль өчен «Музафаров-бэнд» дигән төркем оешкан, ул М.Мозаффаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбенең 5 шәкертеннән һәм 3 остазыннан тора.

 

Мюзиклдагы көйләр авторы – композитор Зөлфәт Вәлиуллин, җыр сүзләрен шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән. Тамашаның сценографы – Татарстанның М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты Булат Гыйльванов. Спектакльнең режиссеры – студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

Шәкертләрне премьерага студия остазлары – Г.Камал театры актеры, ТРның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов, ТРның атказанган артисты, К.Тинчурин театры артисты Гөлназ Нәүмәтова, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан театр училищесының вокал укытучысы Гөлнара Шәйхетдинова һ.б. әзерләгән.

18:00 сәгатьтә башлана. «Авыл эте Акбай» мюзиклы «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы студия укучыларының икенче куелышы булачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев