Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Апаста Әлфия Авзалова исемендәге фестивальнең зона турында йөзгә якын кеше катнашкан

Җиңүчеләр Казанга чакыру алды.

Апаста Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивальнең зона туры узды. Бәйгедә Апас районыннан 14 чыгыш тәкъдим ителде. Җиңүчеләр Казанга чакыру алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Тугыз номинациядә 100гә якын кеше катнашты. Алар җырда, биюдә, нәфис сүздә осталыкларын сынады. Бәйгедә 8 район — Апас, Буа, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагы, Балтач районнарының сәнгатькә гашыйк үзешчәннәре катнашты», — диде фестивальнең президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

«Районда яшәүче 45 яшькә кадәр сәнгатькә гашыйк кешеләр теләп килде. Яшьләр аеруча да теләп катнашты. Унбер номер республика турына чакыру алды», — диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.

Гөлия Шиһабиева җитәкчелегендәге «Сәйлән» ансамбле, Айрат Айтуганов, Гөлия Шиһабиева, Энҗе Шәйхиева, Земфира Мөхәммәтшина, Регина Мөхетдинова, Чулпан Гәрәева, Алинә Амануллина, Ранис Мусин, Ләйлә Гәрәева, Гүзәл Тимерханова Сертификатларга лаек булдылар. Аларны Казан сәхнәсе көтә.

 

"Татар-информ"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев