Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Апаста депутат Айрат Фәррахов халыкны кабул итте

Район халкы депутатка мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Кабул итүләр "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлегендә узды. Апаслылар кызыксындырган сораулары белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховка мөрәҗәгать итте.
Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев Апаста мөселман яшьләре үзәге төзелешен дәвам итү өчен ярдәм сорады.
“Бинаның диварлары торгызылды. Бу изге эштә район җитәкчелегенең һәм изге күңелле иганәчеләребезнең дә ярдәмен тойдык. Башланган эш дәвамлы булсын иде”, - дигән мөрәҗәгать белән чыкты ул.
Аграр көллият җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов белем алучы студентларга тәҗрибә узу өчен тиешле җиһазлар җитмәү мәсьәләсен күтәрде.
Ришат Әхмәтҗанов хоккей белән шөгыльләнүче балаларның һәм аларның әти-әниләренең гозерләрен җиткерде. Ул балаларга хоккей экипировкалары җитмәү сәбәпле, яңаларын булдыруда ярдәм кулы сузуын сорады.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәр килүченең соравын игътибар белән тыңлады, ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

 

apastovo.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев