Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Апанай мәчетендә Мәүлид бәйрәме оештырылды

Апанай мәчетендә Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Чарада Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) тормышына кагылышлы викториналар, балалар өчен уеннар, ярминкәләр, салаватлар һәм мөнәҗәтләр әйтү, вәгазьләр сөйләү каралган иде.

«Без Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) мохтаҗ, без аны яратабыз, һәм аңа булган мәхәббәтебез көннән көн артырга тиеш. Кеше төрле әйберләрне яратырга мөмкин: кайбер бәйлелекләр аркасында кеше түбән дәрәҗәгә төшә, ә Пәйгамбәребезне ярату аркасында ул бары тик югары дәрәҗәгә генә ирешә, чөнки ул - иң күркәм сыйфатларга гына ия булган камил инсан. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Сезнең иманыгыз камил булмас, әгәр сез мине әти-әниегез, балаларыгыз һәм бөтен кешеләргә караганда да күбрәк яратмасагыз», – ди. Һәм аңа булган мәхәббәт сүзләрдә генә түгел, ә гамәлләрдә дә чагылырга, без аның сөннәтен үтәргә тиеш», – дип, аңлатты Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров.

«Ислам» мәчетендә белем бирүче Кадрия Махмутова Мәүлид бәйрәменең яңалык булмавын һам дингә зыян китермәвен искәртеп узды.

«Пәйгамбәребезнең исән чагында Мәүлид бәйрәмен үткәрү кирәк булмый. Аның вафатыннан соң гына Мәүлид аен үткәрү традициясе керә башлый, ләкин бу – бидәгәт гамәл, яңалык түгел һәм аннан дингә бернинди дә зыян килми. Мөселманнарның бер-берсе белән очрашуы, касыйдәләр, салаватлар уку һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в.) искә алу – бик күркәм күренеш», – дип, сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Апанай мәдрәсәсе мөгалимәсе Гөлназ Ильясова бәйрәм милли гореф-гадәтләрне саклау һәм динне таратуга өлеш кертү максатыннан эшләнүен әйтте.

«Апанай мәчетенә быел 255 ел була, һәм 100 ел элек монда башка кешеләр басып йөргән. Алар да бирегә балаларын ияртеп килә торган булганнардыр, киемнәре генә башкачарак булгандыр, мөгаен. Хәзер биредә без басып торабыз, һәм безнең максат – Ислам диненең көчәюенә һәм милли гореф-гадәтләрнең саклануына өлеш кертү. Бүген иң мөһиме – ул Коръән уку һәм күбрәк салаватлар әйтү. Гомумән, Мәүлид аенда салаватларны еш әйтергә кирәк, чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Җирне һәм барлыкны синең өчен яраттым», – дип, әйтә. Шуңа күрә без Пәйгамбәребезне, аның әнисен Әминәне искә алабыз, Рәсүлебезгә багышланып мөнәҗәтләр әйтелә», – диде ул.

Мөнәҗәтләр башкаручы «Апанай апалары» төркеменең катнашучысы Гөлсинә Сабирова чыгыш ясар алдыннан мөнәҗәтнең нәрсә икәнлеген дә аңлатып узды.

«Мөнәҗәт – ул Аллаһы Тәгаләгә табыну, ялвару, теләкләреңне белдерү», – ди ул.

Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабиров салаватлар әйтү һәм вәгазьләр сөйләүнең бер көнне генә түгел, ә Мәүлид ае буена дәвам итүе тиешлеген искәртте.

«Мәүлид - мөселманнар өчен бөек бәйрәм. Әлеге айда Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) тормыш юлы белән таныштыру, салаватлар әйтү, аларның хәсиятләрен аңлату, мөнәҗәтләр һәм вәгазьләр уку тиештер», – диде хәзрәт.

  • Мәүлид уңаеннан зур бәйрәм шулай ук бүген Мәрҗани мәчете каршында узачак. Биредә Мингол ГалиевЗөһрә Сәхәбиева кебек танылган артисларның һәм балалар филармониясенең чыгышы көтелә. Бәйрәм өйлә намазыннан соң, 12:30да башлана.

 

Камилә Билалова

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев