Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Алмаз Нургалиевның Әзһәр Шакировка багышланган «Җылак» фильмының трейлеры чыкты

Алмаз Нургалиев Әзһәр Шакировка багышлап төшергән «Җылак» фильмының трейлеры чыкты.

«Улыбызның «Җылак» фильмы төгәлләнеп килә. Кинодан төрле мизгелләрне чагылдырган трейлер тәкъдим итәм», - дип социаль челтәрләрдә хәбәр иткән «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

«Милләтне шәхесләр тәрбияли. Бу фильмның Рәсәйнең һәм Татарстаныбызның халык артисты, ТР Г. Тукай премиясе иясе, тугызынчы дистәсен ваклап килүче шәхесебез Әзһәр абый Шакировның тормыш юлына багышлануы да күркәм вакыйга. Олпатыбызның бала вакытлары, тормыш юлы, нинди авырлыклар аша үзенә юл яруы безнең яшьләребез, балаларыбыз, бүгенге буын өчен дә зур үрнәк», диелгән хәбәрдә.

Күренекле татар актеры, Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров турында фильм Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән төшерелде – субсидия буларак 1 млн сум акча бирелде.

Фильмның артистның туган ягында һәм Казанда төшерелгән.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев