Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Әлмәттә торак төзелешен «10 фатирга 7 машина урыны» исәбеннән проектларга җыеналар

Шәһәр хакимияте мондый карарны инде алынган күңелсез тәҗрибәләрдән чыгып кабул иткән.

Әлмәттә машина кую урыннары җитмәү проблемасын яңа төзелешләрне проектлау этабында хәл итәчәкләр. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов 10 февральдә узган хисап сессиясендә белдерде. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Инде төзелгән микрорайоннарда парковкалар проблемасы кала. Бу күңелсез, ләкин без алган тәҗрибә. Алга таба паркингны тәэмин итү өчен 10 фатирга 7 машина урыны нисбәтеннән түбән төшмәү мөһим. Бу безнең өчен  төп таләп», – дип ассызыклады район башлыгы.

Моннан тыш, Тимур Нагуманов яңа микрорайонда яшәүчеләрнең ихтыяҗларын каплый алырлык социаль инфраструктуралар ачылуын билгеләп үтте. "Адымнар" полилингваль комплексы, педиатр кабинеты белән гомуми практика табибы офисы һәм "Новиков сад"  балалар бакчасы төзелде.

 

"Әлмәт таңнары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев