Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Республикада

Әлмәттә шәһәр күләмендә Коръән укучылар бәйгесе узачак

Әлмәттә Шәгъбан аеның 22нче көнендә (3 март) шәһәр күләмендә Коръән укучылар бәйгесе узачак. Бәйге Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан ел саен оештырыла.

"Коръән – йөрәгемнең язы" дип аталган чарада 5 яшьтән 15 яшькә кадәрге ир балалар һәм кыз балаларны катнашырга чакыралар.

7-10 һәм 11-15 яшь төркемнәренә кергән балалар үз белемнәрен "30нчы җүз" һәм "29, 30нчы җүз" номинацияләрендә күрсәтәчәк. Һәр яшь категориясендә малайлар өчен дә, кызлар өчен дә өч призлы урын каралган.

Моннан тыш, 5 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балаларга тагын бүләкләр биреләчәк.

Бәйгедә катнашу өчен +7 917 266-30-30 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

 

Дум РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев