Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Әлмәт театры «Иң яхшы спектакль» дип танылган драмасын Казанда аншлаг белән күрсәтте

Камал театры залында Әлмәт театры үзенең Россиянең иң билгеле фестивальләрендә «Иң яхшы спектакль» дип танылган спектаклен күрсәтте. «Җил артыннан» драмасын тамашачы аншлаг белән карады.

Камал театры Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы буенча куелган спектакль белән Александринский фестивалендә катнашканда театр сәхнәсенә Әлмәт театры килде.

 

 

Театр кассасында Әлмәт театры спектакленә билетлар берничә көн алган беткән иде. Ә спектакль алдыннан театр ишеге төбендә озын чират тезелде.

Театр билетларны оешмалар аша таратылмыйча, касса аша сатылуын әйтә. Билетларның бер өлеше «Пушкин картасы» аша сатып алынган.

Спектакльне карарга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Кече ватан театрлары» федераль проектының Татарстан буенча кураторы Людмила Рыбакова, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм башкалар килгән иде.

Спектакльне Әлмәт театры артистларының күбесен укыткан танылган педагоглар Илдар Хәйруллин, Инсаф Абдулла карап югары бәяләде.

Спектакльдә төп рольләрне Динар Хөснетдинов, Айрат Мифтахов, Раушан Мөхәммәтҗанов башкара.

 

 

  • 29 сентябрь көнне Әлмәт театры тагын бер данлыклы спектаклен Казанга алып килә. Камал театрының Кече залында «Микулай» моноспектакле күрсәтелә. Башлана 19.00 сәгатьтә.
  • «Җил артыннан» спектаклен Әлмәт театрында Россиянең халык артисты Камил Тукаев куйган. Әсәрнең авторы - Америкада яшәп иҗат итүче әфган язучысы Халед Хоссейни. Инсценировка авторы — драматург Меттью Спенглер.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев