Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Әлмәт театры «Алтынчәч» либреттосы мотивлары буенча спектакль әзерли башлаган

Әлмәт театры Муса Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосы мотивлары буенча спектакль чыгарачак. Премьера ноябрь ахыры яки декабрь башында булыр дип көтелә.

«Театрга яшь режиссер Мурат Әбулкатинов килде. Ул данлыклы Женовачның шәкерте. Спектакльнең рәссамы - Софья Шнырева. Инсценировканы Илгиз Зәйниев яза», дип хәбәр итә театр җитәкчелеге.

Әлегә рольләр бүленмәгән, режиссер труппаны өйрәнә, кастинглар үткәрә.

Мурат Әбулкатинов ГИТИСта режиссура бүлеген тәмамлаган, чакырылган режиссер буларак төрле театрларда куела.

Спектакль «Кече ватан театрлары федераль проекты кысаларында куела.

«Алтынчәч» операсын кырыгынчы елларда Муса Җәлил либреттосы буенча Нәҗип Җиһанов язган. Ул Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев