Әлмәт аш-су блогеры федераль телевидениеда пешекчеләр ярышы финалисты булды
Алиса шоуга кастингны үзенең харизмасы аркасында узганына ышана.
Әлмәттән Алиса Полевская телевидениедә пешекчеләр ярышы финалисты булды һәм танылган Константин Ивлев һәм Ренат Әгъзамов белән танышты.
Алиса сүзләренчә, Константин Ивлев һәм Ренат Әгъзамов бик сөйкемле һәм йомшак кешеләр, алар катнашучыларга һәртөрле ярдәм күрсәтәләр һәм хөрмәт итәләр. Ә кычкырулар һәм агрессия усал повар образын тудырыр өчен генә кирәк икән.
Шулай ук Алисаны студиядәге камералар саны да шаккатырган:
- Алар бөтен җирдә иде: өстән, астан, һәркемнең үзенеке. Камералар йөрде, очты. Аларның саны 50гә якынлашты, мөгаен. Мондый шартларда күптән белгән нәрсәләреңне дә онытырга мөмкин, тик жюри бәяләгәнчә, минем ризык иң тәмлесе булды! Мин моны үзем белештермим дә, куллар үзләре эшләгән кебек.
Аны шулай ук федераль дәрәҗәдәге телевизион мәйданчык та таң калдырган. Алиса сүзләре буенча, анда бик күп кеше эшли. Берсе гример бүлмәсенә кадәр озата, икенчесе каршы ала, өченчесе микрофонны беркетә, дүртенчесе аны төшерә, бишенчесе – чәчләрне ясый, алтынчысы-макияжны һ.б. төзәтә.
Реклама
- Беләсезме, минем Әлмәттән икәнемне белгәч, Ивлев "Нефть алып килмәдеңме?" дип сорады. "Икенче килгәндә алып киләм" дип җавап биргән Алиса.
Хәзер ул "Адская кухня"га эләгергә хыяллана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев