Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Алинә Заһитова Казанда үзенең фигуралы шуу мәктәбендә тренер булырга ниятли

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова 2024 елда Казанда төзеләчәк үзенең фигуралы шуу мәктәбендә тренер булып эшләргә ниятләве хакында сөйләде.

«Бу проект минем өчен аңа үз исемемне бирү генә түгел, мин барлык процессларда да тулысынча катнашачакмын. Бу – тормышымдагы масштаблы, кызыклы эш», - дип җавап бирде спортчы «Матч ТВ» телеканалы хәбәрчесенең балаларны үзегез өйрәтергә җыенасызмы дигән соравына.

Заһитова билгеләп үткәнчә, әлеге мәктәп уникаль булачак, анда башка шундый учреждениеләрдә булмаган күп кенә яңа әйберләр урын алачак. Фигуралы шуучы ярдәм кулы сузганы һәм тренерлык эшендә үзен күрсәтү мөмкинлеге биргәне өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Июнь аенда Олимпия чемпионы Алинә Заһитова ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашу вакытында алар республикада әлеге проектны гамәлгә ашыру хакында фикер алышты. Соңрак, сентябрьдә, спорт министры Владимир Леонов 2024 елда Татарстанда Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе ачылачагы хакында хәбәр итте. Ул шулай ук яңа объектның кайда урнашачагын да әйтте.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев