Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Алинә Заһитова БРИКС уеннарының Казандагы илчесе булырга мөмкин

Бу хакта «Россия – спорт державасы» форумында игълан иттеләр.

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитовага БРИКСның Казандагы Уеннар илчесе булу тәкъдимен ясаячаклар. Бу хакта «Россия – спорт державасы» форумында Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

 

БРИКС уеннары Татарстан башкаласында 2024 елның 12-23 нче июнендә узачак. Ярышлар 25 тән артык спорт төрен үз эченә ала. Милли җыелма командалар һәм башка дәүләтләрдән командалар катнашачак. 70 илдән спортчыларны чакыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында киләсе елның көзендә БРИКС саммиты узачак. Чара 20 дән артык ил лидерын берләштерәчәк.

Хәзерге вакытта БРИКС биш дәүләтне берләштерә: Россия, КХР, Һиндстан, Бразилия һәм КАР..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев