Җәлил хәзрәт күпхатынлылык турында: Аллаһ кушканны тикшерергә беркемнең дә хакы юк
Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы РФ мөселманнарына нинди шартларда берничә хатын алу рөхсәт ителүе язылган фәтва чыгарды, әмма Генераль прокуратура күпхатынлылык турындагы фәтваны, Россия кыйммәтләренә каршы килә, дип таныганнан соң, кире алды. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев моңа карата үз фикерен белдерде.
«Мөселманнарга күпхатынлылык Коръәндә рөхсәт ителгән бит инде. Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте булгач, башка беркемнең дә рөхсәте кирәкми. Аннан соң Коръәндә «хатыннарның һәрберсен тигез күрегез, тигез күрмисез икән, берсе белән генә торыгыз» диелгән.
Бу – «биш тапкыр намаз укырга, аракы эчмәскә» дигән кебек инде. Моңа беркемнең дә фәтва бирәсе юк, Коръәндә «дүрт хатынга кадәр ала аласыз» дип әйтелгән. Аллаһы Тәгалә кушканны тикшерергә беркемнең дә хакы юк.
Әлеге фәтва кабул ителүдән бернәрсә дә үзгәрми, ә менә дәүләт тарафыннан башка никахларны теркәү рөхсәт ителсә, үзгәреш булыр иде. Безнең күпхатынлылык Коръән тарафыннан рөхсәт ителә, ә хөкүмәт икенче, өченче хатыннарны теркәми, аларның закон каршында хокуклары юк, ә дәүләт аларны теркәргә ризалашса, бу – хатын-кызның хокукын яклау булыр иде. Чөнки икенче-өченче хатыннарның закон каршында хокуклары юк, аларның никахлары ЗАГСта теркәлми. Бу фәтва бернәрсәне дә үзгәртми», – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев