Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Александр Пушкин сурәте төшерелгән мурал 20 нче гимназия фасадында пәйда булды

Граффитины мәктәпне тәмамлаучылар – абыйлы-энеле Сергей һәм Даниил Сергеевлар ясаган.

Казанның Мәскәү районында 20 нче гимназия фасадында бөек рус шагыйре Александр Пушкин сурәте төшерелгән мурал пәйда булды. Иллюстрацияне язучының тууына 225 ел тулу хөрмәтенә ясадылар. Сурәтнең мәйданы 70 кв. метр тәшкил итә, ул дүрт катлы бинаның бөтен буена диярлек урнашкан.

Граффити булдыру инициативасы белән гимназия директоры Максим Николаев чыккан. Эскиз оешманың коллективы, мәктәп укучылары һәм дизайн белән шөгыльләнүче чыгарылыш укучылары белән берлектә сайланган.

Элек 20 нче гимназия укыган абыйлы-энеле Сергей һәм Даниил Сергеевлар эскизны чынга ашырган. Бу аларның шәһәрдә беренче эше түгел. Элек алар 18 нче гимназия ишеге төбендә «Цифровизация в РТ», 86 нчы мәктәп рекреациясендә «Счастье в детях» мураллары ясаганнар иде инде.

Мурал заманча стильдә эшләнгән. Шагыйрь янәшәсендә Спас манарасын хәзерге Казанның тарихи символы итеп сурәтләгәннәр. Рәсемне татар һәм рус орнаментлары белән мәдәниятләрне синтезлау билгесе итеп бизәделәр.

Бу эшне «ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Казан эшмәкәрләр берлеге һәм шәһәр Думасы депутаты Михаил Кузнецов хуплаган, дип хәбәр итә шәһәр мәгариф идарәсе.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев